27 август көнне Үзәк китапханәнең уку залында күңел ачу чарасы уздырылды

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Үзәк китапханәнең уку залында «От великого до смешного» дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрелде

Әлеге чара сукырлар җәмгыятенең Ютазы җирле оешмасы әгъзалары арасында интеллектуаль уен формасында оештырылды.

Уенда бишәр уенчы булган ике команда катнашты. Аларның һәрберсе, алып баручы «баш мие штурмы» алымын кулланып биргән сорауларга дөрес җаваплар бирергә тырышты:

«разминка» барышында тәкъдим ителгән өч сораудан катнашучылар бер дөрес җавапны сайлап алдылар; «Барысы турында да бераз» бәйгесендә мөмкин кадәр тизрәк дөрес җавап бирергә кирәк иде, шулай ук катнашучылар әдәбият (әдәби герой-сәяхәтчеләр, әдәби әсәрләрнең авторлары, әдәби әсәрләрнең исемнәре турында сораулар), тарих (нәрсәләрнең дә булса барлыкка килү тарихы), география, физика фәннәре темалары буенча сорауларга җавап бирделәр. Өстәмә блиц-тур да булды, аның барышында уенчылар "кара тартма”дан сорауга җавап бирделәр. Командалар көйле, оешкан төстә уйнадылар, биремнәрне зур кызыксыну һәм югары нәтиҗә алу теләге белән үтәделәр. Уен үткәрелгәннән һәм нәтиҗәләрне ясаганнан соң, команда уенчыларына актив катнашканнары өчен дипломнар тапшырылды.

Конкурслар арасында музыкаль паузалар рәвешендә Фаил Шәфигуллин башкаруында «Сагыну», Ленар Мияссаров һәм Георгий Макаров башкаруында «Мы бродячие артисты” җырлары яңгырады.

«Сказка Репка на новый лад” театральләштерелгән тамашасында һәр катнашучы үзен актер ролендә сынап карады. Чара бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International