Район тормышында тагын бер тарихи көн булды – Бәйрәкәтамак авылында республика программасы буенча төзелгән күпфункцияле мәдәни үзәк ачылды. Аңа тумышы белән Бәйрәкәтамак авылыннан булган Ютазы районының бердәндер Советлар Союзы Герое Фатыйх Шәрипов исеме бирелде.
Күп санлы кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина әлеге шатлыклы көн белән тәбрик итте. Әле берничә ай элек кенә ярым җимерек клуб торган булса, бүген бу урында әкияттәгедәй матур йорт калкып чыкты, диде ул. Әлеге зур төзелеш эшенә өлеш керткән һәркемгә ул ихлас рәхмәтен җиткерде. Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әгълиева яңа объектны төзүчеләргә һәм аның тирә-ягын төзекләндерүдә катнашкан кешеләргә истәлекле бүләкләр өләште. Район мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова клуб тәрәзәләрендә һәрвакыт ут балкып торуын теләде. Авыл советы депутатлары яңа йорт туе белән котлап, бүләкләр тапшырды. Әлеге авыл җирләрендә эшләүче фермер Илдус Нәбиуллин да матди ярдәм күрсәтте.
Тантананың иң дулкынландыргыч мизгеле җитте – күпфункцияле мәдәни үзәк ишегенә бәйләнгән традицион ал тасма киселде һәм тамаша залына узган кунакларны район мәдәният йорты артистлары, Бәйрәкәтамак авыл җирлеге һәм районның башка торак пунктларыннан килгән үзешчәннәр матур концерт номерлары белән сәламләде.
Быел йөз яшен тутырган Бәйрәкәтамак авылы халкы өчен бу тагын бер якты бәйрәмнәрнең берсе булды.
Ильмира ГАЛИЕВА