Шимбә көнне Акбаш авылында модульле фельдшер-акушерлык пунтктын ачу тантанасы булып узды.
Кызыл тасманы районның баш табибы Р. Фатыйхов һәм район башлыгы урынбасары Р. Хәкимова кистеләр. ФАПның эчен караганнан соң, монда халык өчен уңайлы, санитар нормаларга җавап бирерлек барлык уңайлыклар да булуы ачыкланды. Процедура бүлмәсе, фельдшер кабинеты, сырхауларның көтеп утыру бүлмәсе, санузел һәм хуҗалык бүлмәләре бар. Әлеге ФАПта даруларны саклау өчен фармацевтик суыткыч та куелган, кайнар һәм салкынсу кертелгән. Авыл өчен бик тә кирәк булган ФАП озак еллар халыкка хезмәт итсә иде.