Мин яратам сине, Татарстан!

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

28 августта «Энергия» стадионында Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Бәйрәм кунакларын тантаналы марш белән тынлы оркестр каршы алды. Районыбызның яшь артистлары «Бөтен ил белән бергә» хореографик композициясендә бик күркәм һәм динамикалы чыгыш ясады. Район башлыгы Рөстәм Нуриев, җыелучыларны сәламләгәннән һәм котлаганнан соң, иң лаеклыларны бүләкләү тантанасын алып барды. Район мәдәният йорты артистлары искиткеч чыгыш әзерләгәннәр иде. Концертны Башкортстан кунаклары - «Клан Сопрано» төркеме дәвам итте. Чара бәйрәм фейерверкы һәм диджей Майктан күңелле дискотека белән тәмамланды. Кызганыч, көн бик салкын иде һәм кешеләр бәйрәм чарасына аз җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International