Кадерле укучылар, хөрмәтле педагоглар һәм тәрбиячеләр!
Сезнең барыгызны да Белем көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Бүген мәгариф өлкәсе уңышлы карьера һәм тормыш өчен нигез булып тора. Бу өзлексез укыту һәм һөнәри күнекмәләрне даими камилләштерүне таләп итә.
Агымдагы уку елында 2200дән артык бала өчен янәдән укулар, күңелле тәнәфесләр, төрле мавыктыргыч чаралар чоры башлана. Әмма бу бәйрәм районыбызның 277 укучысы өчен тагы да сөенечле көн, чөнки алар беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә. Үсеп килүче буынга чын күңелдән уңышлы уку көннәре, яңа ачышлар, шатлык-куанычлар, кызыксынучанлык һәм иҗади уңышлар телим. Укытучыларга – яңадан-яңа казанышлар һәм рәхмәтле укучылар, ә ата-аналарга үз балаларының уңышлары һәм җиңүләренә сөенеп яшәүләрен телим!
Рөстәм Нуриев, район башлыгы