Бәйрәм авыл мәдәният йорты территориясендә узды, ә урыны юкка гына аннан сайланмаган иде – җирлек халкының үзара салым акчасына алтынсу төстәге чүкелгән бизәкләр формасында мәдәният йортының ихатасы ясалган. Авыл мәдәният йорты солистлары һәм иҗат коллективлары искиткеч концерт номерлары белән чыгыш ясады, моңлы җырлар һәм дәртле биюләр башкарды, ярминкә, балалар һәм өлкәннәр өчен уеннар оештырылды. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.
Җирлекләр белән эшләү бүлеге