Кичә сугыш ветераны Хөснулла Галимуллин һәм тыл хезмәтчәне Газизә Бакиева үзләренең юбилейларын билгеләп үттеләр.
Үзенең 90 яшьлек юбилеен Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл ветераны Газизә Бакиева туган йортында балалары һәм якыннары янәшәсендә каршылады. Аны бу түгәрәк дата белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлдания Белалова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Кәшиф Вәлеев һәм район ветераннар советы председателе Зоя Глушкова килделәр. Газизә Әмин кызы бу кадерле кунакларның килүенә бик шатланды. Алар аңа үзләренең иң җылы теләкләрен җиткерделәр, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Шул ук көнне үзенең данлы юбилеен Хөснулла Галимуллин билгеләп үтте. Аңа 85 яшь тулды. Хөснулла Галимулла улы Ватанга бурычын Япония белән сугыш вакытында үтәгән. Аның бөтен гомере хезмәттә үткән, ул тимер юл станциясендә эшләгән һәм хәзергә кадәр үзенең хуҗалыгында физик хезмәт белән шөгыльләнә. Бүген ул актив җәмгыять тормышы алып бара. Күптән түгел Хөснулла Галимулла улы Мәскәүдә булып кайтты. Бу турыда ул үзен котларга килгән Кәшиф Вәлеев һәм Зоя Глушковага бик рәхәтләнеп сөйләде.