2015 елның 1 июленнән башлап җәяүлеләр түбәндәге шартларны бер үк вакытта үтәгәндә ут кайтаргычларга ия булырга тиеш:
Торак пункттан читтә;
юл аркылы чыкканда һәм юл читеннән яки транспорт юлының читеннән барганда;
тәүлекнең караңгы вакытында яки күренү дәрәҗәсе җитәрлек булмаган шартларда.
Калган очракларда яктылык кайтаргычлар булдырырга кирәк, әмма бу мәҗбүри түгел.
Яктылык кайтаргычларның үзләре турында берничә сүз. Әлеге элементлар җәяүлеләр өчен дә, тирә-юньдә йөргән автомобильләр өчен дә файдалы. Автомобиль йөртүче ерактан ук яктылык кайтаргычны күрә һәм аның карар кабул итәргә вакыты җитәрлек була. Әйтик, җәяүле мондый элементларны йөртә икән, аны җәяүлеләр юл аркылы чыга торган урында ешрак туктап үткәреп җибәрәләр.
Шуңа күрә, беренче чиратта, яктылык кайтаргычлар бигрәк тә кешенең үз иминлеге өчен кирәк.
Хөрмәтле әти-әниләр, укучылар, исегездә тотыгыз, тормыш бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк!!!