Район комбайнчыларына – район башлыгы премиясе

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Район кырларында эшли торган игенчеләр район башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы белән гамәлгә куелган премияләрне кабул итте.

“Таң” җәмгыятеннән бертуганнар Марат һәм Ринат Галиевлар, “Уңыш” җәмгыятеннән Илдар Галиев һәм Илмир Мәрданшин, “АгроМир” җәмгыятеннән Мәүзир Латыйпов, Ришат Фәррахов, Рамил Касыймов, һәм Рәфис Насыйровка тырыш хезмәтләре белән лаек булган премияләрне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Аяз Шафигуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Закуан Ильясов тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International