Кәрәкәшле авылында Ак мәчетнең 10 еллыгына багышланган матур бәйрәм узды

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Бәйрәмнең тантаналы өлеше намаздан башланды, аннары Ютазы районының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы әгъзалары аятьләр укыды, балалар Коръән уку буенча осталыкларын күрсәттеләр. Мәчет имамы Ислам хәзрәт җыелучыларны бары тик игелекле гамәлләр генә кылырга һәм ярдәмгә мохтаҗларга булышырга өндәде! “Мәчеттә һәрвакыт җомга намазлары укылып торсын, исем кушу һәм никах йолалары үтәлсен, шулай ук барлык мөселман дини бәйрәмнәре үткәрелсен", - диде дин әһеле.

Бәйрәм милли ризыклардан сыгылып торган һәм телеңне йотарлык пылау әзерләнгән өстәл артында дәвам итте.

Мондый бәйрәм Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Хәмидуллина, Ак мәчет имамы Ислам хәзрәт, Кәрәкәшле авылы халкы тырышлыгы белән оештырылды.

Җирлекләр белән эшләү бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International