Сак булыгыз: яңа төр алдакчылык.

2012 елның 19 сентябре, чәршәмбе

      Россиянең Татарстан Республикасы буенча федераль салым хезмәте идарәсенә яңа төр кеше алдаулар буенча хәбәрләр килде.

    Мошенниклар тозагына 34 яшьлек Казан кешесе эләккән. 24 июль көнне аңа имештер Россиянең Татарстан Республикасы буенча 4 нче номерлы федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе җитәкчесе шалтыраткан һәм тиз арада салым салу турында сорауны чишәргә тәкъдим иткән. Гражданин бу килешүне үтәгән. Шулай итеп, шалтыратучы законсыз рәвештә, 15900 сумга ия булган. Моңардан тыш, шул ук көнне идарәгә бер ир-ат телефоннан мөрәҗәгать итеп, аның кәрәзле телефонына үзен инспециядә эшләүче дип таныштырган кеше шалтыратуы турында хәбәр итә. Шалтыратучы “сорауны тәртипкә салу өчен” инспекция бинасы янына кыйммәтле спиртлы эчемлек алып килергә, шулай ук кәрәзле телефон  исәбенә күпмедер суммада акча (телефон номерын һәм акча суммасын соңрак хәбәр итәчәк) салырга кирәклеген әйтә. ФСХ идарәсендә бу гражданинга  бернинди гамәлләр дә кылмаска кирәклеген телдән генә тәкъдим иткәннәр, ә күрсәтелгән телефон номерын идарәнең куркынычсызлык бүлегенә тапшырырга  кушканнар. Шулай итеп, безнең республикада алдакчылыкның яңа төре күренде.

   Алдакчылыкның төрләре бик күп, аларның барысын да сурәтләп бирергә мөмкин түгел, һәр очракка киңәшләр дә каралмаган, ләкин шуларның иң гадиләрен үтәргә мөмкин.  Карар кабул иткәндә ашыкмагыз, алга таба адымыгызны ныклап уйлагыз, ярдәм сорап коллегаларыгызга, туганнарыгызга, дусларыгызга мөрәҗәгать итегез, белгечтән консультация алыгыз. Алдакчылар таләпләрен хокук саклау органнарына хәбәр итегез! Салым түләү турындагы белдерү кәгазьләре салым органнары тарафыннан  бары тик язма формада гына җибәреләләр. Салымнар буенча сорауларны чишү турында барлык бүтән төрле тәкъдимнәр, шулай  ук телефон аша да, законсыз саналалар. Мондый фактлар турында федераль салым хезмәте идарәсенә, мәгълүматны тикшерү һәм хокук саклау органнарына җибәрү өчен, күрсәтелгән телефоннар буенча тоткарлыксыз хәбәр итегез!

 

Федераль салым хезмәте идарәсенең “ышаныч телефоны” номерлары: 8(843) 235-13-70, 235-13-52

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International