19 сентябрь көнне Үзәк китапханәнең уку залында тарихи-мәдәни мирас елына багышланган “Бөек Болгардан Казан ханлыгына кадәр” исемле тарихи-библиографик эскурс үткәрелде.
Балалар китапханәсе китапханәчесе Илсөяр Шарипова җыелган балаларга Болгар шәһәренең барлыкка килү тарихын, татар мәдәнияты һәм архитектурасы тарихи һәйкәлләренең сакланыш әһәмиятен аңлатты, Бөек Болгар тарихы турында китапханәдә булган әдәбиятка күзәтү ясады.
Чара барышында викторина үткәрелде, актив катнашучыларга призлар тапшырылды. Чара “Бөек Алпуш” кинофильмын күрсәтү белән тәмамланды.