Балалар иҗаты үзгендә – ачык ишекләр көне

2019 елның 6 сентябре, җомга

Урыссу бистәсендә урнашкан Балалар иҗаты үзәгендә өч яшьтән алып 18 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар, шулай ук аларның ата-аналары өчен кичә ачык ишекләр көне узды.

Быел өстәмә белем бирү үзәге яшь буынга уннан артык юнәлештә белем бирүне планлаштыра. Алар – кулинария, шахмат, хореография, лидерлар мәктәбе һәм башкалар. Моннан тыш, яңа төр юнәлештә эшләячәк түгәрәкләр дә оештыралачак. Ачык ишекләр көнендә Балалар иҗаты үзәгенә килгән балалар өчен педагоглар мастер-класслар күрсәтте, аларны тәмле камыр ашлары белән сыйлады.

Ильмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International