30 августта Татарстан халкы Республика «туган көнен» билгеләп үтте, ул дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итүгә бәйле бәйрәм ителә. Татарстан Югары Советы бу документны 1990 ел җәенең соңгы көнендә раслады, ә бер елдан соң бу дата бәйрәмгә әверелде. Шулай итеп, Акбаш авыл җирлеге башлыгы мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, әлеге бәйрәмне авылда билгеләп үтте. Оештыручылар башта без яшәгән территориянең Идел Болгарстаны булуы, аннары Казан ханлыгына әверелүе, аннары Казан губернасына әйләнүе, бу үзгәрешләрнең барысы да 19 нчы гасырга кадәр булуы, алга таба РСФСРның бер өлеше буларак, Татар АССРы төзелүе турында сөйләделәр. Узган гасыр уртасы ике стратегик тармак – автосәнәгать һәм нефть чыгару өлкәсенә старт биргән. 1990 елның 30 августында исә Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Бүгенге Татарстан - Россиянең югары үсеш алган төбәге, ул илнең гомуми иминлегенә һәм аның дөньякүләм сәяси аренадагы позицияләрен ныгытуга зур өлеш кертә. Һичшиксез, Татарстан тарихын белү – кечесе өчен дә, олысы өчен дә файдалы мәгълүмат булды.
Рәсми өлештән соң уеннар һәм викториналар оештырылды, истәлекле бүләкләр һәм татлы призлар тапшырылды. Барысы да алган тәэсирләреннән канәгать калды.