Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары министрлык карамагындагы учреждениеләр коллективлары белән очрашу үткәрде.
Рөстәм Фәйзрахман улы әңгәмә барышында республиканың социаль-икътисади үсешенә кагылып үтте, гамәлгә ашырыла торган милли проектлар һәм өстенлекле юнәлешләр, алда торган вакыйганың – ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауның әһәмияте турында сөйләде.