Ютазы районын Урыссу гимназиясеннән муниципаль конкурста җиңүче команда тәкъдим итте.
Составында Соколов Матвей, Халитов Данияр, Әхмәтҗанова Айзана, Мөхәммәтҗанова Элина булган яшь хәрәкәт инспекторлары "Тормыш иминлеге нигезләрен белү" этабында 3 нче урынны яулады.
Алар - "Иң яхшы яшь хәрәкәт инспекторлары отряды" конкурсы нәтиҗәләре буенча республикада 4 урында! Отрядның җитәкчесе Маслова Э. Р. шулай ук - җиңүче!
Укучыларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!