Урыссулы Әфкария апа Хафизова өйдә тавыш бирде

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Урыссу бистәсендә гомер итүче инвалид Әфкария апа Хафизованың култык таяклары ярдәмендә хәрәкәт итүенә илле елдан артык вакыт узып киткән

Урыссу бистәсенең 2814 санлы сайлау участогы әгъзалары алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә, 22 гражданин өчен аларның йортларына барып тавыш бирү мөмкинлеге тудырды. Алар – өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидлар. Шуларның берсе - Әфкария Хафизова. 2009 елдан алып “Бердәм Россия” сәяси партиясе әгъзасы булып торучы пенсионер сайлау участогы әгъзаларын көтеп алды. Аның өчен 8 сентябрь – бердәм сайлау көнендә катнашып, гражданлык бурычын үтәү – изге амәнәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International