Якшәмбе көнне, 8 сентябрьдә, Татарстан Дәүләт Советының VI чакырылыш депутатларын сайлау узды

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Якшәмбе көнне, 8 сентябрьдә, VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау узды.

VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда, 1,9 млн гамәлдә булган бюллетеньне эшкәрткәннән соң, «Бердәм Россия»партиясенең лидерлык итүе ачкланды. Ул сайлаучыларның 72,99% тавышын җыйган. Бу, ТР Үзәк сайлау комиссиясенең 9 сентябрьгә , 6 сәгатькә мәгълүматларына караганда .

Икенче урында - КПРФ (10.58%), өченче - ЛДПР (3,68%).

“Россия коммунистлары” - 3,59% тавыш алды, “ Гадел Россия” - 3,89% , “Россия пенсионерлары партиясе социаль гаделлек өчен “ — 2,38 %, “Партия Роста” — 1,84%.

Участок сайлау комиссиясе барлыгы 2,6 млн бюллетень алды, сайлаучыларга тавыш бирү өчен бинада 1,9 млн бюллетень бирелде. Тавыш бирү өчен бинадан тыш тавыш биргән сайлаучыларга 55 мең 939 бюллетень бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International