Социаль хезмәтләр җыелмасын яңарту турында гариза бирергә өлгереп кал

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Ютазы районы Пенсия фондының клиентлар хезмәте искәртеп узганча, 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль ташламалылар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки РПФ сайтындагы шәхси кабинет аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзләренә кире кайтара ала. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.

Социаль хезмәтләр җыелмасы үз эченә түбәндәгеләрне ала:

- рецептлар буенча медицина куллануы өчен дару препаратлары, рецептлар буенча медицина эшләнмәләре, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктлары;

- төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалавына юлламалар;

- шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрү.

"Социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасын алырга хокуклы федераль ташламага ия затларга ветераннар, инвалидлар, инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысы нәтиҗәсендә зыян күргән затлар арасыннан аерым категория гражданнар керә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 147 меңгә якын кеше ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Идарәчесе Эдуард Вафин.

Ютазы районында РПФ КХ - 8(85593) 2-40-14, 2-40-15

РПФның кайнар линиясе - 8-800-600-44-44

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843)279-27-27; Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt,

Ютазы районында РПФ КХ сәхифәсе https://vk.com/club158116469 www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

www.ok.ru/group/58408636907571

ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International