Ютазы районында Пенсия фондының клиентлар хезмәте Пенсия фонды органнарында бушлай алырга мөмкин булган хезмәтләрне акчага көчләп тагып, пенсия яшендәге гражданнарны алдау очраклары ешаюына игътибар юнәлтә.
Пенсионерларны юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмалар ялгыштыра, алар пенсияне яңадан исәпләүгә зур акча хисабына гариза язарга тәкъдим итә.
Шуңа гътибарыгызны юнәлтәбез, әлеге хезмәт Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә. Моннан тыш, пенсия күләмен һәм башка түләүләрне ПФР сайтында шәхси кабинетта онлайн тикшерә аласыз.
Шикле очракларда ТР буенча Ютазы районының Пенсия фондындагы Клиентлар хезмәте белгечләренә - 2-40-15, 2-40-14 телефоннары буенча, шулай ук Пенсия фондының контакт-үзәгенә - (843) 27-9-27-27 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
Ютазы районында РПФ КХ - 8(85593) 2-40-14, 2-40-15;
РПФның кайнар линиясе - 8-800-600-44-44;
ТР буенча РПФ бүлегенең контакт-үзәге (843)279-27-27; Интернет-ресурслар - www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt,
Ютазы районында РПФ КХ бите - https://vk.com/club158116469 www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
www.ok.ru/group/58408636907571
ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com