«Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Игелекле эшләр көне» оештырылды. Сәламәтлек торышы буенча өеннән чыгып йөри алмаган Биркина Тамара Николаевна белән очрашу булды. Җылы, эчкерсез әңгәмә вакытында китапханәче китап дөньясындагы яңалыклар, «ФИС», «Домашний доктор» журналлары турында сөйләде һәм аларны укырга тәкъдим итте. Саубуллашканда, Тамара Николаевнага нык сәламәтлек, иминлек, иртәгесе көнгә ышаныч белән яшәвен теләделәр һәм истәлеккә зур булмаган бүләк - китап тапшырдылар.