#Мывместе хәйрия акциясендә катнашучылар белән әңгәмә барышында, Айсылуга балалар китапханәсенә йөрүче булырга тәкъдим ителде, моңа ул һәм аның әти-әнисе бик теләп ризалаштылар. Китапханәчеләр бераз китаплар алып килгән иде, Айсылуга алар белән танышырга һәм үзенә ошаган китапларны сайлап алып укырга тәкъдим иттеләр. Әлеге очрашу җылы дустанә шартларда узды. Саубуллашканда, китапханәчеләр Айсылуга нык сәламәтлек, игелек, иртәгесе көнгә ышаныч белән яшәвен теләделәр, шулай ук истәлекле бүләк һәм, әлбәттә инде, китап тапшырдылар, чөнки яңа китапның битләре кыштырдавы - ул күңелле аралашу һәм тормышны ямьләндерә торган кечкенә куаныч.
Мөмкинлекләре чикле булган балаларның өйләренә бару, социаль яктан әһәмиятле, бу әти-әниләргә һәм балаларга зур гаиләнең бер өлеше булуын тоярга мөмкинлек бирә.