“Истоки” хорының репертуары бик бай , шуңа күрә кичәнең концерт программасына иң яхшы җырлар гына кергән, шул исәптән автор композицияләре дә бар. Хор репертуарының күп җырлары авторы һәм хорга нигез салучы Валентина Новикова тыңлаучыларга үзенең берничә шигырен бүләк итте.
Район җитәкчелеге исеменнән җырчыларны район җитәкчесе урынбасары Рәмзия Хәкимова юбилей белән котлады. Ул хорның алыштыргысыз җитәкчесе Ирина Иванаевскаяга - рәхмәт хаты, ә һәр солистка истәлекле бүләкләр тапшырды. Район мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов килгән кунакларны хорның барлыкка килү һәм үсү тарихы белән таныштырды, символик бүләк сыйфатында катнашучыларга татлы презент – янып торган 10 шәм белән юбилей торты бүләк итте.
Котлауларны сәнәгать предприятияләре җитәкчеләре дәвам итте. “Электросоединитель” ААҖ генераль директоры Рәшит Нәбиуллин шулай ук хорны кайнар котлады һәм һәрберсенә яктырткыч лампалар тапшырды. Урыссу ГРЭСы директоры Владимир Петров та юбилярларга бүләкләр тапшырды. Мәдәният бүлеге начальнигы Зилә Шәрипова фотоаппарат бүләк итте. Шулай ук Зилә Таһировна солистларга мәдәният бүлегенең мактау грамоталарын тапшырды һәм коллективка яңа сәхнә костюмнары алынуын хәбәр итте. Соңрак алар бу костюмнарда сәхнәгә чыктылар.
Хөрмәтләүләр моның белән генә бетмәде. Хор иҗаты белән танышудан алган тәэсирләрен Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Ренат Фатыхов җиткерде. Ул иҗат коллективына уңышлар теләде.
Бу кичәдә ветераннар адресына бик күп җылы сүзләр, котлаулар һәм рәхмәтләр җиткерелде. Аның беренче составы турында да искә төшерелде... Кызганычка каршы, кайберләре инде безнең арада юк, ләкин аларның истәлеге ютазылылар йөрәгендә яши. Хорның беренче составы ,коллегалары истәлегенә, “Весна на Заречной улице” фильмындагы яраткан җырдан куплет башкардылар. Концертның башыннан азагына кадәр зал танылган хорның һәр чыгышын көчле алкышлар белән каршылады.