Район коммунистлары депутатлар сайлады.

2012 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Эшләнгән эшләр буенча доклад белән РФнең Коммунистлар партиясе территориаль-региональ бүлегенең Ютазы җирле бүлекчәсе сәркатибе В. Шмуровец һәм исәпләү-ревизия комиссиясе председателе Н. Мостафин чыгыш ясадылар. Докладчыларның чыгышын тыңлап, комиссия әгъзалары  бертавыштан бүлекчәнең һәм ревкомиссиянең эшен канәгатьләнерлек дип таптылар.

     Саллы стажлы комммунист М. Миннекәев партия буенча иптәшләренең игътибарын җирле бүлекчә рәтләрендә яшьләрнең аз булуына юнәлтте. “Тиздән миңа 88 яшь. Көчләр элеккечә түгел. Районда яшьрәк партия әгъзалары да бар. Заманында аның көчле вәкилләренә Ратников, Фәхреев керә иде... Алар һәрвакыт активлыклары, ныклы гражданлык позицияләре, үзләре артыннан ияртә белүләре белән аерылып торды. Безгә алмашка килгән район яшьләренә тәҗрибәне  биреп калдыру өчен, алар һәрвакыт бүлекчә рәтләрендә булырга тиеш”,- дип ассызыклады Миннебай Миннекәевич. Барлык чыгыш ясаучыларны, КПРФ ТРБнең Ютазы җирле бүлекчәсе сәркатибенең тәкъдимнәрен тыңлап,  җирле бүлекчә әгъзалары КПРФ ТРБ нең  XX отчет-сайлау конференциясенә делегат кандидатураларына тавыш бирделәр. Делегат итеп бертавыштан В.Шмуровец һәм Л. Шәйхетдинова сайланды. Конференция барышында  Х. Миргалимов һәм Р. Нуретдиновны февраль аенда Мәскәүдә үтәчәк Коммунистлар партиясенең XV съездына делегат итеп тәкъдим иттеләр. Болардан тыш, КПРФ ТРБнең Ютазы җирле бүлекчәсе В. Шмуровец кандидатурасын рескомга, ә Н. Мостафинны КПРФ ТРБ республика комитетының исәпләү-ревизия комиссиясенә тәкъдим итте. Реском алдында кандидатураларны кабат карау да тора. Ахырда исәпләү-ревизия комисиясе һәм бюроның яңа составы сайланды.

Конференция эшендә КПРФ ТРБнең бюро әгъзасы В. Натальин катнашты. Нәтиҗәле эше өчен ул бүлекчәгә рәхмәтләрен җиткерде һәм зал сорауларына җавап бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International