“Мәдәният хезмәткәрләре слетында - зур иҗади гаилә”

2019 елның 13 сентябре, җомга

2017 елда безгә Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырган Яшьләр слетында беренче тапкыр команда белән катнашу насыйп булды. Әзерләнергә вакыт җитмәү сәбәпле, җиңү яулау бәхете елмаймаса да, без бик тырыштык һәм хәтта бүләкләр дә кабул иттек, ә иң мөһиме - уңай эмоцияләр, яңа көч һәм илһам алдык. Чара безгә бик ошады һәм без киләчәктә дә мондый бәйгеләрдә һичшиксез катнашачакбыз дип килештек.

Киләсе елда нигәдер бәйге игълан ителмәде, ләкин без үзебезгә бәйрәм оештырдык. Шундый ук визит карточкалары, иҗади номерлар, спорт уеннары һәм бәйрәм өстәлен бизәүгә конкурс та каралды... Район мәдәният йорты һәм аның филиаллары актив катнаштылар, мондый бәйрәмне ел саен үткәрергә дип сөйләштек. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасын һәм Балалар сәнгать мәктәбен кушылырга чакырырга карар ителде.

Быел без «Дөнья тирәли бер көн эчендә сәяхәт»тематикасын игълан иттек.

Барлык командалар да яхшылап әзерләнде һәм 11 сентябрьдә "Дубравушка" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә зур бәйрәм оештырдык.

Киләсе елда без бу матур традицияне дәвам итәчәкбез, ә әлегә алда күп эшләр тора...

(Мария Садриева)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International