Ютазы районы велосипедчылары ярышка чыкты

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Район күләмендә велосипед спортын яратучылар чираттагы тапкыр үз хәзерлекләрен сынады.

Солнечный микрорайонының “Яңарыш” паркы янында билгеләнгән старт сызыгына җыелган велосипедчыларны район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде һәм үзе үк велойөрешкә чыккан ютазылылар марафонын җитәкләде. Велойөрешкә чыккан бер йөздән артык кеше арасында өлкәннәр дә, урта буын кешеләре дә, мәктәп укучылары да шактый иде. Урыссудан алып Ютазы авылына кадәр сузылган трасса 20 чакрым араны тәшкил итте. Финиш сызыгы – Ютазы мәктәбе. Җиңүчеләр мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләнде. Массакүләм спорт чарасы зур оешканлык белән узды.

Шунысы шөкер, билгеләнгән дистанциядән чыгучы булмады, арттан озата барган ашыгыч ярдәм машинасына медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр булмады. Ютазы районы велосипедчылары бер дигән физик хәзерлек күрсәтте.

Ильмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International