Безнең районны Урыссуның 3 санлы урта мәктәбе яшь армиячеләре лаеклы тәкъдим итте. "Статен в строю, силен в бою" дигән строй әзерлеге конкурсында безнең укучылар гомумкоманда 3 нче урынын алды, шулай ук команда теоретик конкурста да 3 нче урынга лаек булды. 60 м га йөгерүдә шәхси урыннар түбәндәгечә булды: Зиновьева Дарья 1 урынга чыкты һәм Ильясов Данил - 3нче урында. Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз!