Үзәк китапханәдә Урыссудагы 2 нче санлы мәктәп укучылары өчен «Экстремизм турында нәрсә белергә кирәк? " дигән профилактик әңгәмә уздырылды

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

17 сентябрьдә, «Үзәк китапханәдә, Экстремизмга-юк!» айлыгы кысаларында, Урыссудагы 2нче санлы мәктәп укучылары өчен терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган «Экстремизм турында нәрсә белергә кирәк? " дип исемләнгән профилактик әңгәмә үтте. Китапханә хезмәткәрләре терроризмны һәм экстремизмны глобаль проблема буларак күзалларга мөмкинлек бирделәр, терроризмның нәрсә икәнлеген аңлаттылар, экстремизм һәм аның барлыкка килү сәбәпләре турында сөйләделәр. Формаль булмаган яшьләр берләшмәләренә аерым игътибар бирелде, чөнки нәкъ менә яшьләр милли, расачыл һәм дини нәфрәт мотивлары буенча иң рәхимсез һәм аяусыз җинаятьләрне кылалар. Чара барышында укучыларга «Терроризм – бөтен дөнья явызлыгы», «Экстремизм», «Социаль челтәрләрдә экстремизм дип нәрсәләр санала», «Экстремизм – ул җинаять. Анимацион ролик» кебек видероликлар күрсәтелде. Укучылар белән әңгәмәгә йомгак ясап, уртак фикергә килделәр: тормышта безгә төрле милләт, социаль катлау вәкилләре белән аралашырга туры килә һәм һәркемгә дини карашларны, үзебезнең һәм башка халыкларның мәдәни кыйммәтләрен хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк. Толерантлык, кеше фикеренә түземлек, башка кешеләргә хөрмәт – бу сыйфатлар һәр кешедә өстенлек итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International