2019 елның 23 сентябренә БДДХдан һава торышы фаразы

2019 елның 22 сентябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә уңайсыз метеорологик күренешләр күзәтелә: 2019 елның 23 сентябрендә төнлә (күбесенчә көнчыгыш районнарда) - 1 градуска кадәр салкын һава температурасы, -2 градуска кадәр туфракка кырау төшүе көтелә.

Аязучан болытлы һава.

Вакыты белән яңгыр, урыны белән юеш кар.

Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчүче җилнең тизлеге секундына 8-13 метр, урыны белән 15-20 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә 0..+4°, урыны белән -1° ка кадәр салкын һава температурасы һәм туфракта кырау -2°ка кадәр көтелә.

Көндез максималь һава температурасы +4..+9.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International