2019 елның 23 сентябрендә сәгать 6-30дан 8-00гә кадәр, Урыссу бистәсенең Үзәк тыкрыгы буенча Ютазы районы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде. Рейдның максаты - юл-транспорт һәлакәтләре вакытында килеп чыккан нәтиҗәләр авырлыгына йогынты ясый торган юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау. Барлык узып баручы транспорт чараларын йөртүчеләр тикшерелде. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 76 автомашина туктатылды. Пассажирлар йөртүче автобусларга аерым игътибар бирелде.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 8 очрагы ачыкланган: куркынычсызлык каешын эләктермичә транспорт чарасы белән идарә итү - 4 очрак, балаларны алар өчен билгеләнгән махсус утыргычтан башка йөртү -1 кагыйдә бозу. Алгы ян пыялаларга тонировка япмасы куелган бер транспорт чарасы ачыкланган һәм ике автомобильнең конструкциясенә законсыз үзгәрешләр кертелгән.
Рейдта Ютазы эчке эшләр бүлегенең 6 хезмәткәре катнашты.
Транспорт чарасы белән идарә итүченең исерек хәлдә икәнлеге яки йөртүченең идарә хокукыннан мәхрүм ителгән булуы ачыкланганда, сез бу хакта Ютазы эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 2-66-02 яки 02 телефоннары буенча хәбәр итә аласыз.