Халыкара тынычлык көне уңаеннан Үзәк балалар китапханәсе мөдире Ю.И. Агафонова укучылар өчен «Безгә тынычлык кирәк. Һәрвакыт булсын кояш» мәгълүмати сәгате үткәрде

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

23 сентябрь көнне Үзәк балалар китапханәсенә Урыссу мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат - мәктәбенең 5 сыйныф укучылары килде. Әңгәмә барышында балаларга бу бәйрәмнең тарихы, шулай ук аның символының әһәмияте турында сөйләделәр. Балалар сугыш һәм низаг, тынычлык һәм дуслык, игелек һәм шәфкатьлелек, бәхет һәм матурлык төшенчәләре турында тагын да күбрәк белде. Аларга тынычлыкны бозмас өчен ниләр эшләргә кирәк булуы турында да аңлатылды.

Тынычлыкның иң билгеле символы - ак күгәрчен. «Тынычлык күгәрчене» эмблемасын 1949 елда узган Беренче бөтендөнья тынычлык тарафдарлары конгрессы өчен Пабло Пикассо сурәтләгән.

Очрашуның ахырында әлеге бәйрәмнең символын ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International