Бүген Ютазы районының кайсы гына торак пунктына барып чыкма, аның социаль-көнкүреш объектларын Бәйрәкә авылы тимерчесе Заһит Латыйпов ясаган коймалар бизи.
Узган елда ул Акбаш авылында калкып чыккан мәчетне ихаталап алган булса, быел Кәрәкәшле һәм Бәйрәкәтамак авылларындагы мәдәният йорты ишек алларын Заһит Әнәс улы иҗат иткән тимер коймалар белән уратып алдылар. Ясаган түгел. Нәкъ менә иҗат иткән. Чыннан да, Заһит Латыйпов куллары белән ясалган тимер эшләнмәләрне – койма булсынмы ул, капка, навес, козерок, җәйге өйме, аларны кызган тимерне бөгеп кенә ясаган гади әйберләр дияргә тел әйләнми. Бу оста куллы кеше иҗат иткән эшләнмәләрне күзәткәннән соң, аны кыю рәвештә тимерче-дизайнер дип атарга мөмкин.
Ильмира ГАЛИЕВА