Ил агасы Сәетгали ага Гәрәевка халык рәхмәте

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Ютазы авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сәетгали Гәрәй улы Гәрәевка сентябрь аенда 93 яшь тулды.

Ютазы районының Керкәле авылында ишле балалы гаиләдә дөньяга килгән малай Ютазы авылы мәктәбенә йөреп укый. Әмма аңа нибары биш сыйныф белем алырга насыйп була. Фермага маллар тәрбияләргә килгән үсмернең тырышлыгын күреп алган колхоз рәисе Сәетгалине шәхси ат караучысы итеп үзенә чакыра. Ул вакытта аның өч баш айгыры була.

1943 елның октябрь аенда совет армиясе сафларына чакыру кәгазе алган 17 яшьлек егет Казан шәһәрендә ике ай хәрби шөгыльләр уза һәм аны Суслонгерга озаталар. Берникадәр вакыттан соң аларның частен Ленинград өлкәсенә юллыйлар һәм безнең якташыбыз Вишневолочовск шәһәренең хәрби аэродромында хәрби бурычын уза.

“Энгельс шәһәреннән Вишневолочовскка Америка студебеккерларында авиабомбалар ташыдык. Бөек Җиңү иртәсен дә шунда каршы алдык”, - дип искә ала ветеран.

Бүген дә әле аек акыл, көр күңел белән тормыш юлыннан атлаучы Бөек Ватан сугышы ветераны Сәетгали Гәрәй улы Гәрәевне туган көне белән район социль яклау бүлеге начальнигы Зәрия Рәшитова, Ютазы беренчел ветераннар советы рәисе Фәния Әхмәтшина ихлас күңелдән тәбрик итте һәм аңа кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Ильмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International