ТР буенча Кадастр палатасы экспертлары бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына элемтә өчен мәгълүмат кертергә тәкъдим итә

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

16 сентябрьдә үз көченә кергән мөһим яңалыклар арасында кадастр инженерларының Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) мәгълүмат соратып алу хокукын раслау бар, шул исәптән күчемсез милек хуҗаларының почта һәм электрон адреслары турындагы мәгълүматларны да.

Кертелә торган яңалыкның төп өстенлеге шунда: ул кадастр инженерлары тарафыннан чиктәш кишәрлекләрнең чикләрен килештерүне үткәрү турында гражданнарга хәбәр җибәргәндә адреслы хаталар ихтималын киметә.

ТР буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина аңлатуынча, үз көченә кергән төзәтмәләр кадастр инженерларына чикләрне килештерү процедурасын үткәрү өчен кирәкле мәгълүматларны алырга мөмкинлек бирә, бу исә күчемсез милекнең законлы хуҗаларының мәнфәгатьләрен тулысынча исәпкә алырга ярдәм итә. Үз вакытындагы кире элемтә барлык кызыксынучы затларның мәнфәгатьләрен исәпкә алырга, димәк, киләчәктә күршеләр арасында җир бәхәсләрен булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International