2019 елның 2 октябрендә «Бердәм Россия " партиясенең Ютазы районы җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көне узачак. Нотариус Г.Н.Сәйфуллина консультациясен сез 11.00 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр, адвокат Р. Ф. Сәлмановныкын - 14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр, суд приставы Г. М. Һадиеваныкын - 09.30 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр, Пенсия фонды белгече И.С. Абдуллинаныкын – 08 сәгатьтән 09:30 сәгатькәчә, «ТР Техник инвентарьлаштыру бюросы» АҖнең Ютазы бүлекчәсе җитәкчесе А. Р. Шуть консультациясен 12.30 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча ала аласыз: Урыссу урамы, 60 йорт, район мәдәният йорты.