Ютазы районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды

2012 елның 29 сентябре, шимбә
29 сентябрь көнне Ютазы районында Өлкәннәр көне уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелде.
   Ярминкәдә авыл хуҗалыгы формированиеләре генә түгел, ә белем бирү учре
жденияләре дә катнашты. Бу көнне хаклар сатып алучыларның күңеленә хуш килерлек иде. Ютазы муниципаль районының ” Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе, Ютазы муниципаль районы башлыгы  урынбасары Рәмзия Хакимова авыл хуҗалыгы ярминкәсенең  кышка азык запаслары әзерләргә өлгермәгәннәр өчен яхшы ярдәм  булуын әйтеп китте. Монда сатып алучыларга яшелчә, сөт һәм ит ризыкларын кулай бәядән алу мөмкинлеге барлыгын, яшь гвардиячеләрнең ярминкәләрдә катнашып, өлкәннәргә комбиазык, он, шикәр белән тулган авыр капчыкларны төяп өйләренә итеп бирүләре  яхшы гадәткә әйләнеп баруын билгеләп үтте. Ярминкәдә Ютазы районында яшәүче мохтаҗлар өчен урыссулылардан иганәчелек ярдәме күрсәтелде. Ярминкә барышында халыкны район мәдәният йортының иҗат төркеме  күңелле концерт программасы белән шатландырды. Өлкәннәр өчен чәй эчү оештырылган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International