Өмәләр - ул безнең чиста дөньяда яшәргә теләвебезне күрсәтү өчен менә дигән ысул

2019 елның 27 сентябре, җомга

Территорияне көзге җыештыру - яңалык түгел. Безнең районда атна саен, җомга көннәрендә тәртип урнаштыру һәм төзекләндерү белән шөгыльләнәләр. Әмма бүгенге өмә үзенең масштабы белән аерылып торды.

 

Ютазы авыл җирлегендә Ык авылының тимер юл линиясе буйлап посадка территориясен тәртипкә китерүне дәвам итәргә булдылар. Җирлек башлыгы Сафиуллина Гөлнара районның барлык авыл җирлекләре Башлыкларын ярдәмгә чакырып, шундый өмә үткәрде, килүчеләргә зур рәхмәт белдерде. Мәктәп, балалар бакчасы да читтә калмады, алар үз авылларын төзекләндерү эшендә һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Шулай ук тәмле пирожки белән чәй эчү оештырылды.

Өмә – ул гүзәл дөньяда яшәргә, бергәләп көзге көндәге ачык һавадагы рәсми булмаган шартларда аралашырга теләвебезне күрсәтү өчен менә дигән ысул, чөнки тәртип кешенең үзендә дә, аның әйләнә-тирәсендә дә булырга тиеш, шуңа күрә өмәләр бик кирәкле башлангыч. Җыештырганнан соң, тырышлыгыбыз аркасында күркәмләнеп киткән дөнья белән хозурлану рәхәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International