Район мәдәният йортында - «Талантлар ярминкәсе»

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

26 сентябрь көнне район мәдәният йортының зур иҗат коллективы –җырчылар һәм биючеләр яңа сезонны ачып, тамашачыларны искиткеч концерт белән сөендерделәр.

«Кичке җыр», «Илһам чишмәләре», «Истоки» ансамбльләре, «Ютазы йолдызлары» халык бию коллективы, Зирәк һәм Малик Миңнуллиннар, Рәмзия Таҗиева, Гөлчәчәк Вәлиева, Николай Гребенюк һәм башкалар иң матур чыгышлары белән көчле алкышларга лаек булды. «Веселые нотки” иҗат коллективы составында беренче тапкыр тамашачы каршына чыккан кечкенә кызлар, «Карамелька» коллективының яшь биючеләре үзләренең дәртле чыгышлары белән районда талантлы буын үсеп килүен исбатлады. «Маски» театр студиясе чыгышы да концерт программасының бизәге булды.

Концерт күңелле узды. Тик менә тамашачылар залы яртылаш буш иде, гәрчә концертка керү бушлай булса да. Нигездә, яшь артистларның әти-әниләре, әби-бабалары килгән иде. Бакча эшләре инде төгәлләнгән, вакыт уңайлы, хәтта мунча көне дә түгел... Ник бер кичәне безнең өчен иҗат итүче үз районыбыз артистлары белән уздырмаска?!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International