Халыкара өлкәннәр көнендә - көзге ярминкә

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан игълан ителгән декада көзге ярминкә белән башланды - бүген район мәдәният йорты алды мәйданчыгында сәүдә кайнады.

Ярминкәгә килгән авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалык ияләре, район кулланучылар берлеге ит, сөт, май, бәрәңге, балык, бөртек, суган, хәтта мунча себеркесенә кадәр тәкъдим итте. Әлбәттә, ярминкәгә үзгә сату-алу дәртен район мәгариф оешмалары бирде. Мәктәпләр һәм балалар бакчасы киштәләре көзге муллыктан сыгылып торды. Яңа өзеп алынган яшелчәнең, консервланган һәм тозланган бакча җимешләренең ниндиен телисең, шунысын сайлап алу мөмкинлеге зур иде. “Кәрәкәшле” җәмгыяте ярминкәдә катнашучыларны кайнар чәй һәм табадан яңа төшкән тәбикмәк белән сыйлады.

Район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре “Ярдәм кулы” исеме астында хәйрия акциясе оештырды. Киң күңелле урыссулылар кулы белән кәрҗиннәргә салынган сый-нигъмәт аз керемле гаиләләр һәм ялгыз яшәүче картларга бүлеп биреләчәк, диде социаль хезмәткәрләр.

 

Район мәдәният йорты артистлары халыкка рухи азык бүләк итте.

Ильмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International