Башкаларга яхшы үрнәк

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Урыссу бистәсенең Яшьләр, Славян тыкрыкларында, Пушкин урамында яшәүчеләр шимбә өмәсенә чыкты һәм Славян тыкрыгындагы сарайлар һәм гаражлар арасындагы чүп-чарны җыештырды.

Әлеге чараның инициаторы булып, Яшьләр тыкрыгының 3 санлы йорт буенча өлкән Нина Синяева тора. Якындагы йортларда яшәүчеләр тәртип урнаштырырга тиз арада ризалашкан һәм күмәк эшкә тотынган. Бөтен эшкә дә кулы ятып торган һәм Бөек Җиңү көне парадына үзгә бер тирән мәгънә биреп, хәрби машинаны үзгәртеп корып, аны хәрәкәткә китергән урыссулы Зирәк Гобәйдуллин өмәдә катнашучы халыкны шәхси йөк машинасы белән тәэмин иткән. Әлеге урыссулыларның актив тормыш позициясе районның башка кешеләре өчен дә үрнәк булырга тиеш. Тирә-юньгә күз салыгыз әле, бәлки сезнең дә йорт тирәсендә тәртип урнаштыруда кирәктер? Күмәк көч тау күчерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International