Хәзер биредә яктылык күбрәк сыман!

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Күптән түгел Горький урамындагы 1 нче йорт ишегалдында, биредәге сабыйларга шатлык өстәп, яңа уен мәйданчыгы ачылды.

Әмма иске сарайлар “кыяфәте” бу күңел ачу объектына караганда, кәефне төшерә иде. Һәм менә куанычлы вакыйга булды, сарайлар диварлары директор Гөлфия Абдуллина җитәкчелегендәге Идарә итүче компания, «Электросоединитель» заводы эшчесе Әнисә Галиева тырышлыгы белән чын сәнгать әсәренә әверелде. Килешәсездер, мондый ишегалдында кояш та, яктылык та күбрәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International