Безнең үз Спартакиадабыз

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Сәламәтлегебезне һәм физик халәтебезне ныгыту, иң яхшы спортчыларны ачыклау һәм эшчеләрне даими физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан, «Электросоединитель» АҖ яшьләр комитеты, профком ярдәмендә Машина төзүчеләр көненә багышланган Спартакиада оештырды.

Нигезләмәгә ярашлы, әлеге чара спортның төрле төрләре буенча биш этапка бүленгән иде. Программада - җиңел атлетика, турникта күтәрелү, пневматик коралдан ату, волейбол, мини-футбол, өстәл теннисы, йөзү спорт төрләре.

Спартакиада шимбә көнне, 14 сентябрь иртәсендә, «Энергетик» стадионында тантаналы рәвештә ачылды. Катнашучылар завод эчендәге өч җыелма командага бүленде. Заводның спорт өлеше буенча яшьләр комитеты вәкиле Татьяна Әхмәдулина ярышларның тәртибен һәм кагыйдәләрен аңлатты.

Җиңел атлетикадан башладык - эстафета таякчыкларын тапшырып йөгердек, озынлыкка сикердек. Ярышлар турникта күтәрелү һәм пневматик винтовкадан ату ярышлары белән дәвам итте.

Барлык командалар да күтәренке кәефтә һәм тулысынча җиңүгә әзер иде! Әлбәттә, старт алдыннан бераз дулкынландык, әмма бары тик иң яхшы спорт сыйфатлары гына күрсәттек. Беренче этап нәтиҗәләре: 1 урын – завод идарәсе җыелма командасында; 2 урын – 3 нче цехның җыелма командасында, 3 урынга 1 нче цехның җыелма командасы чыкты.

Спартакиаданың чираттагы этабы - 20 сентябрь көнне кич белән 2 нче урта мәктәпнең спорт залында үткәрелгән «Исхаков кубогы»на волейбол турниры булды. Ел саен «Электросоединитель» АҖнең завод командаларына нигез салучылар А.Исхаков һәм А. Петрунин истәлегенә волейбол турнирын уздыру күркәм традициягә әйләнде. Быел бу искиткеч кешеләргә багышланган уникенче турнир иде.

Барлык шул ук өч команда да спорт залында спорт көрәше атмосферасын булдыра алды, туп куәтле “подача”лардан һәм “блок”лардан очты һәм сикерде, уен бик шәп барды! Икенче этап нәтиҗәләре түбәндәгечә булды: 3 урында – завод идарәсе җыелма командасы; 2 урынны 3 нче цехның җыелма командасы яулады, 1 нче цехның җыелма командасы беренче урында.

Шул ук атнаның якшәмбесендә, 22 сентябрьдә, «Олимп» БЯСМ бассейнында ир-атлар өчен 50 метр һәм хатын-кызлар өчен 25 метр арага йөзү буенча

эстафета үткәрелде. Катнашучылар, бер-берсен дистанцияләрдә узып, бөтен көчләрен куеп тырыштылар. Күңелле һәм сәламәтлек өчен файдалы ярышлар булды бу! Өченче этап нәтиҗәләре: 1 урында -1 нче цехның җыелма командасы, 2 урынга завод идарәсе , ОМТС җыелма командасы чыкты; 3 нче цехның җыелма командасы өченче урында.

Алда тагын ике этап тора – өстәл теннисы (28 сентябрьдә) һәм мини-футбол буенча ярышлар (5 октябрьдә). Спартакиаданың барлык этаплары тәмамлангач кына җиңүче команда игълан ителәчәк.

Завод яшьләренә спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаганнары өчен рәхмәт! Актив тормыш позициягез районның башка яшьләре өчен үрнәк булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International