Башта Ташкичү һәм Кече Урыссу китапханәчеләре бу авыллар балаларын кыскача Интернет көненең тарихы белән таныштырдылар.
Аннары укучыларга берләштерелгән компьютер челтәренең бөтендөнья системасы турында сөйләделәр, аның күңел ачу һәм аралашу өчен генә түгел, ә файдалы сервислары өчен дә файдаланылуы бәян ителде.
Балаларга Россия интернетының иң истәлекле даталары - Яндекс эзләү системасы кайчан барлыкка килүе, беренче интернет – кибетләр, Википедия, «ВКонтакте» социаль челтәрләре турында тасвирлап сөйләнде.
Соңыннан интернет хакында, сайтлар, компьютер турында «Күңелле сораулар» викторинасы үткәрелде. «Интернет» тесты уздырылды.
Ахырда балаларны Интернет челтәрендә үзләрен җаваплы һәм куркынычсыз тотарга чакырдылар, шулай ук реаль тормышның интернет сәхифәләренә караганда күпкә яктырак булуы һәм виртуаль дөньяга караганда, кызыклырак, мавыктыргычрак икәнлеге ассызыкланды.