Ветераннар - яңа фатирларда

2012 елның 1 октябре, дүшәмбе
Бу атна күнелле хәл - Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм ветераннарның тол хатыннарын Урыссу бистәсенең Пушкин урамындагы 27 фатирлы яңа йортка урнаштыру белән башланды. Вакыйга  Өлкәннәр көненә туры китереп эшләнгән иде. Яңа өйгә урнашучыларны котлаганда, район җитәкчелеге яңа фатирлардан ачкычлар тапшыру – Бөек Ватан сугышы ветераннарына, аларның толларына дәүләт күрсәткән кайгыртучанлык һәм рәхмәтнең беразы гына икәнен билгеләп үтте. Өч Бөек Ватан сугышы ветераны, атап әйткәндә Фатих Зәйнуллин (Ютазы), Мәсгут Габдрахманов (Бәйрәкә), Наил Гыйззәтуллин (Урыссу) белән беррәттән, ветераннарның тол хатыннары бәйрәкәлеләр Мөгаллимә Рәшитова, Әсгария Нәфыйкова, Нәгыймә Хафизова, Иске Урыссуда яшәүче Мөгаллимә Галимова һәм кече урыссулы Рәхимә Вәлеевага да ачкычлар тапшырылды. Бу көнне ветераннар ачкычлар гына түгел, ә яңа өйгә күчү уңаеннан бүләкләр һәм Өлкәннәр көненә азык-төлек пакетлары да алдылар.
       Искә төшереп үтәбез, ветераннар һәм аларның тол хатыннары фатирны “1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү” президент программасы буенча алдылар. Халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы К. Вәлеев билгеләп үткәнчә, йорт “Стройинвест плюс” ҖЧҖ тарафыннан ТРның озак сроклы максатчан программасында күрсәтелгән бөтен шартларны туры китереп төзелгән һәм кулланылышка тапшырылган.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International