2019 елның 9 сентябреннән 1 октябренә кадәр «Оста мөгаллим " республика конкурсы оештырылды һәм үткәрелде

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының иң яхшы белем бирү оешмалары укытучыларын ачыклау һәм стимуллаштыру, татар телендә укыту процессын оештыру, мәктәп укучыларына полилингваль белем бирүнең сыйфатын арттыру, татар телендә белем бирү буенча мәктәп яшендәге балалар белән эшләүне оештыруда инновацион алымнар куллану, шулай ук иң яхшы педагогик тәҗрибәне тарату максатыннан, 2019 елның 9 сентябреннән 1 октябренә кадәр “Оста мөгаллим” республика конкурсы оештырылды һәм үткәрелде.

Республика конкурсында җиңүче татар телендә белем бирүче мәктәпләрдә укыткан мөгаллимәләр - Бәйрәкә урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Әһлиуллина Диләрә Миңнерахман кызын һәм Каразирек урта мәктәбенең тарих укытучысы Калимова Гүзәл Рәшит кызын ихлас котлыйбыз.

Республикада бу җиңүгә барлыгы 50 укытучы лаек булды һәм алар арасында безнең район укытучыларының да булуы аерым горурлык өсти. Афәрин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International