2019 елның 16-19 сентябрендә безнең районның авыл җирлекләре башлыклары - Ютазы авыл җирлеге башлыгы Сафиуллина Гөлнара, Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Әгълиева Зөлфия, Акбаш авыл җирлеге башлыгы Синәгатуллина Ләйсән һәм Димтамак авыл җирлегеннән Илгиз Сәләмов Казан федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында узган «Татарстан Республикасы авыл җирлекләре башлыклары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре» дип аталган махсус белем бирү программасы буенча укулар үттеләр. Программа электрон тест формасында йомгаклау аттестациясе һәм квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшыру белән тәмамланды.