Наркотикларга каршы комиссия утырышы

2012 елның 2 октябре, сишәмбе
2012 елның 2 октябрендә Ютазы муниципаль районында ТР буенча наркотикларны контрольдә тоту федераль хезмәте идарәсенең Бөгелмә районара бүлекчәсе оператив вәкиле, полиция капитаны Ситдикова А.Р. катнашында наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Утырышта 5 профилактик сорау буенча фикер алышынды:
1. Ютазы муниципаль районында наркологик хәлнең торышы;
2. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда диннең роле;
3. Наркомания, алкоголизм, тәмәке тартуны профилактикалау буенча җирле үзидарә органнарының үткәрелгән эше;
4. Наркоманияне профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өлкәсендә районның физик тәрбия-сәламәтләндерү учреждениеләре;
5. Яшүсмерләрне наркоманиядән профилактикалау буенча “SаMоSтоятельные дети» проектының тормышка ашырылуы турында.
Тикшерелгән сораулар буенча тиешле карарлар кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International