Баулы һәм Ютазы районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы урынбасары Марат Бәдриев тарафыннан Урыссу бистәсе гыйбадәтханәсендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне контрольдә тоту буенча планнан тыш тикшерү үткәрелде.
Гыйбадәтханә - янгын куркынычсызлыгы планында аерым урын. Биредә шәмнәр һәм лампадалар яндырыла, күп санда агач эшләнмәләр һәм башка янучан материаллар бар. Дини учреждениеләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү гыйбадәтханә интерьерлары үзенчәлеген исәпкә алып башкарылырга тиеш.
Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәре тикшерү барышында чиркәү биналарында иң киң таралган янгын чыганаклары һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерде. Чиркәү хезмәткәрләре белән янгын куркынычсызлыгы чаралары турында әңгәмәләр үткәрелде, аларның практик белемнәре тикшерелде, шулай ук янгын чыккан очракта, эш итү тәртибе эшләнелде.
Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә законнардагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә, гыйбадәтханәләргә карата өстәмә таләпләр билгеләнде. Бу Бу ишек уемнары киңлегенә, лампадалар өчен май саклау урыннарына, ачык утны файдалануга кагыла. Шуңа күрә лампадалар өчен май саклау урыннары, яктырткычларның тотрыклылыгы һәм алардан якын-тирәдә тиз янучан әйберләр булмавы аерым тикшерелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, янгынга каршы күрелгән чараларның үтәлеше 100 процентта булуы ачыкланды.