Урыссуның 2 санлы мәктәбендә – бәйрәм чарасы

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Урыссудагы 2 санлы мәктәп коллективы бик күп кунаклар кабул итте – төрле елларда эшләп, лаеклы ялгы чыккан педагоглар, техник хезмәткәрләр өчен матур бәйрәм чарасы узды.

- Безне, егермедән артык пенсионерны, яшь буын педагоглары мул табын корып кына каршы алмады. Алар безгә үзара аралашу өчен яхшы шартлар тудырды, заманча уенннарда катнаштырып, күңелебезне күтәрде. Без янәдән үзебезне яшьлек елларына – мәктәпнең шау-шулы, төрле кызыклы вакыйгалар һәм, шул ук вакытта, кичекместән чишәргә кирәк булган сораулар белән тулы хезмәт елларына әйләнеп кайткан кебек хис иттек, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Урыссудагы 2 санлы урта мәктәбенең элекке укытучысы Рима Кәрим кызы Муллагалиева.

Ильмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International