3 октябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә Урыссу интернат-мәктәбенең 6 сыйныф укучылары белән Өлкәннәр көненә багышланган котлау открыткалары ясау буенча «Әби, бабай һәм мин – иң яхшы дуслар» дигән мастер-класс үткәрелде.
Яраткан оныклары ясаган бүләкләр, әби-бабайлар өчен иң кадерле истәлек. Ә оригиналь эшләнмәләр ярдәмендә бәйрәмгә күңелле сюрприз ясау бик җиңел. Иң мөһиме - кул эшләнмәләренең күңел биреп ясалуы.
Эш өчен балаларга төсле катыргы, кәгазь, җилем, кайчы һәм бераз фантазия кирәк булды. Балалар открыткалар ясаганда бик тырыштылар. Чөнки алар үз эшләренә кадерле кешеләренә карата җылылык һәм мәхәббәтләрен салдылар.
Шулай ук бу чарага «Әби-бабайлар теләсә кайсы әдәбиятта» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде, анда үзәк балалар китапханәсе мөдире Юлия Агафонова бәйрәмнең төп персонажлары очраша торган әсәрләргә күзәтү үткәрде.
Балалар бик теләп һәр китап белән танышты, аларны кулдан кулга биреп, актарып чыкты.
Балалар үз куллары белән ясалган котлау открыткаларын әбиләренә һәм бабайларына бүләк итәчәк. Бу бит аларны игътибарлары белән җылытырга, көн саен үзләренә бүләк иткән кайгыртучанлыкны әбиләренә һәм бабаларына кайтару өчен менә дигән форсат!